Татарстанның Питрәч районында котыру авыруы буенча карантин кертелде. ТР Президенты вазифаларын башкаручы-ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган Указ ТР Президенты матбугат хезмәте сайтында бастырылган.
Күн авыл җирлегендә 300 метр радиус белән котыру очрагы ачыкланды. Бу территориядә авыру хайваннарны дәвалау, алып керү һәм чыгару, шулай ук иясез хайваннарны күчерү, чит кешеләргә бирү, тиреләр алу тыела.
Авыл җирлегенең үзендә ярминкәләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар үткәрү, аларны күчерү һәм зоопаркларга тапшыру да тыела.
Карантин котыру авыруына шикләнеп, соңгы хайванны суйганнан соң 60 көн узгач гамәлдән чыгарылырга мөмкин.