Татарстандагы тагын бер авыл исеме картадан сызылды.Тукай районының өч гасырлык бай тарихлы Мартыш авылы юкка чыкты. Авыл ни өчен шундый аяныч язмышка дучар булган?Тукай районыныннан безнең моңсу репортаж.
Газ, су, электр юк, бары тик кар һәм ташландык йортлар гына. Кайчандыр гөрләп торган Мартыш авылы тарихына мәңгелек нокта куелган.
Бу ташландык йортларның берсе. Анда пенсионерлар яшәгән, быел җәй күченеп киткәннәр. Хуҗалыкта мал-туар, кәҗәләр асраганнар. Йорт эчендә иске карават, җиһазлар гына торып калган.
10 ел элек нефть химиясе заводы чикләренең киңәйтеләчәге турында әйткәннәр, ул авылга якынайган. Мартыш авылы сәнәгать узелының санитар-саклау зонасына кергән, ул яшәү өчен экологик куркыныч зонага әйләнгән
Авыл халкына Түбән Кама һәм Чаллыдан фатирлар бирә башлаганнар. Компенсацияләр түләгәннәр.
Гөлнара Гарифуллина Иштирәк авыл җирлеге башлыгы
Кайбер өлкәннәргә шәһәргә күченү җиңел булмаган. Соңгылары әле яңарак ризалык биргәннәр. Хәзер гомерләре буе кадерләп җыйган әйберләрен күчерәләр.
Авылның нинди булганын менә бу кадрлар искә төшерә. Йортларның сүтеләчәген белгән авылдашлар видеоклип төшергән.
Биредә инде йортларны саклап этләр өргән, йокыдан уятып, әтәч кычкырган тавышлар беркайчан да ишетелмәячәк. Авыл урынында тигез җир генә кала. ….Алмаз Хәкимов, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары, Тукай районы.