“Татар” агрохимия хезмәте үзәгендә зур тантана. Шушы көннәрдә биредә микробиологик тикшерүләр лабораториясе ачылды. Әлеге лаборатория авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә нинди мөмкинлекләр биргәнен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан ачыклап кайтты.
Ашлаган җир генә аш бирә дигән элгәрләребез. Бу җәһәттән, “Татар” агрохимия хезмәте үзәге җирне ашлау рәтен бик яхшы белә дисәк һич тә ялгышмабыз. Тулысынча үзләре эшләп тапкан акчага микробиологик үзәк ясалган һәм җиһазландырылган. Ачу тантанасында катнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Җаббаров үзәк хезмәткәрләрен котлап рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук аерым хезмәткәрләрне агрохимия хезмәте үзәге дә бүләкләде.
«Татар» агрохимия хезмәте үзәге лабораториясе туфракка, суга, агрохимикатларга, ашлыкка һәм башка үсемлекләргә анализлар ясый. Марат Җаббаров билгеләп үтүенчә, яңа микробиологик лаборатория шартларында анализлар алу авыл хуҗалыгы тармагы өчен аеруча әһәмиятле.
Микробиологик лаборатория төзү , аны җиһазландыруның да үз тәртибе бар. Ул техник яктан да, сәламәтлеккә зыян китерә торган шартларда ясалмавы да тиешле оешмалар тарафыннан контрольдә тотыла. Алар рөхсәте белән генә эшләнә дип сөйләде кунакларны яңа лаборатория белән таныштырып йөргән агрохимия хезмәте үзәге җитәкчесе Әнәс Локманов.
Бирегә куелган һәр тикшерү җиһазы үзенчәлекле. Анда үлчәү дә, тикшерү өчен алынган матдәнең зарарлыгын ачыклау җайланмасы да, әнә шушындый су ваннарлары да, температурны бер дәрәҗәдә тотучы термостатлар да бар. Ә иң төп җиһаз — автоклавная ягъни зарарсызландыру машинасы дип аңлатты лаборатория җитәкчесе Татьяна Микуленкова. Пыяла табакларга салынган матдәләр барабан сыман тимер савыт эченә тезеп каплана, аннары 180 дәрәҗәдә эшкәртелә. Шул рәвешчә зараралы микроорганизмнар юк ителә.
Шунысын да искәртеп үтик, Быел Россиядә авыл хуҗалыгы микробиологиясен үстерүгә 130 ел тулды. Димәк, аның киләчәк тарихын язуга “Татар” агрохимия хезмәте үзәгендә ачылган микробиологик тикшерү лабораториясе дә үз өлешен кертер.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.