Биредә Фермерлар кошчылык һәм терлекчелек нечкәлекләренә өйрәнделәр, уңышлы аграр предприятиеләрдә практика үттеләр, үзләренең бизнес-планнарын төзеп күрсәттеләр. Дипломнар тапшыру тантанасыннан безнең чираттагы репортаж.
Агробизнесны нульдән башлап җибәреп үз хуҗалыгыңның нәтиҗәлелеген арттыру. Нәкъ менә шуларны өйрәнергә дип фермер мәктәбенә 40 тыңлаучы килгән иде.
Укулар- парта артында гына үтмәде, фермаларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бару да, кошчыларның, терлекчеләрнең һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның киңәшләре дә булды бу дәресләрдә. Моннан тыш, министрлык түрәләре һәм икътисадчылар вакытында грантларга һәм ярдәм программаларына документларны ничек әзерләргә, һәм һәр үзләштерелгән бюджет сумына ничек итеп хисап тотарга кирәклеге турында да сөйләделәр.
«Фермерлар мәктәбе» — тармак, төбәк һәм , профильле югары уку йортларының мөмкинлекләре, тәҗрибәсе, ресурслары берләштерелгән Россиядәге беренче мәйданчык. Өстәвенә, бу Россия аграр мәгарифенең яңа форматы да. Аның ярдәмендә — агробизнесны чыннан да нульдән төзергә мөмкин.
Дипломнар тапшыру тантанасы — һәркем өчен чын вакыйга. Кемдер үз эшен ничек башларга икәненә төшенде, ә кемнәрдер бер ел ярымнан соң шәхси ярдәмче хуҗалык баскычыннан фермер булып җитешер һәм Татарстан дәүләт ярдәме программаларыннан дөрес файдалана алыр дигән өмет бар.
Бүген алар барысы да — проектта катнашучы вузлардан дәүләт үрнәгендәге диплом ияләре, ә иртәгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан ярдәм алу конкурсында катнашучылар һәм кулланучы өстәленә яңа, сыйфатлы һәм арзанлы продукция җитештерүче уңышлы фермерлар.
Чулпан Әмири. Дмитрий Второв, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.