Республика игенчеләре уракны дәвам итә. Татарстанда өч миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырып алынды инде. Бер үк вакытта көзге чәчү дә башланды. Бу эшкә беренчеләрдән булып Питрәч, Лениногорск, Тукай, Балык Бистәсе, Бөгелмә һәм Сарман районнары игенчеләре кереште. Ә Буа районында урак төгәлләнеп килә. Дружба агро-фирмасының Кырык- Садак бүлегендә көзге чәчүне дә уңышлы башлап җибәрделәр. Рафыйк Шәрәфетдинов иртәнге 6дан кичке караңгыга чаклы кырда. Балачагыннан ук трактор руле артында булган ир, хәзергесе көндә көзге чәчү эшләре башкара – сукалаган җирне тырмалый. Туфрак йомшак, өлгергән, эшләргә җиңел, ди ул.
Хуҗалыкта барлыгы 350 гектар көзге культура чәчү планлаштырыла. Бу – узган елга караганда күбрәк. Эш көйле бара – трактор җирне эшкәртә, аның артыннан ук чәчү машинасы бара.
Чәчүгә чыкканга әле икенче генә көн. Кырда 3 данә техника һәм 8 кеше эшли. Шундый темп белән дәвам иткәндә, аны алты көн эчендә төгәлләргә, чәчүне иң оптималь срокларда үткәрергә планлаштырабыз, ди идарәче.