Бу елны- Илебез Президенты Владимир Путин Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан итте. Татарстанда быелгы ел-милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы буларак игълан ителде. Шуларга төп карашны юнәлдереп, республикабыз районнарында совет утырышлары бара. Әйтик, Апас районы Советы утырышында да узган елга нәтиҗәләр ясалды, быелга яңа максатлар куелды.
Районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм башка министрлык вәкилләре килгән иде. Эш сәфәре район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Каратунда урнашкан сөт-май комбинаты, биредәге цехлар, эш мөмкинчелекләре белән танышудан башланды.
Шулай ук кунаклар төзекләндерү эшләре тәмамланган район үзәк хастаханәсенең балалар поликлинасына килделәр. Биредә 35 миллион сумлык эш башкарылган. Киләчәгебез булган – балаларга тиздән аерым бинада хезмәт күрсәтеләчәк.
Утырышның тантаналы өлеше район мәдәният йортында үтте. Биредә районның тормышын, яшәешен чагылдырган күргәзмәләр урын алды. Һәр тармак үзенең продукциясен, яңалыкларын тәкъдим итте.
2023 ел – Россиядә Укытучы һәм остазлар, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы буларак игълан ителде. Әлеге юнәлешләргә дә урын түрдән бирелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин районда уңай үзгәрешләр булуын билгеләп үтте.
Алия Галиуллина, Гөлназ Валиева, Апас районы, Татарстан яңалыклары.