Әтнә районы Татарстанда беренче булып урып-җыю эшләрен тәмамлады. Муниципалитет аграрийлары гектарыннан 31 центнердан артык уңыш белән 58,8 мең тонна ашлык җыйган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иген уңышы лидерлары-Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле, Балтач, Спас, Лаеш районнары.