Татарстанда бәрәңге, шикәр чөгендерен, яшелчәләрне һәм майлы культуралар уңышын җыю дәвам итә. Бер мең 400 гектарда сезонлы яшелчә җыеп алынган. Бәрәңге алу тәмамланып килә. Бер гектардан уртача 278 центнер уңыш чыга. Шикәр чөгендере 32 мең гектарда, барлык мәйданның 65 процентында казып алынган. Гектардан алынган уртача уңыш 442 центнер. Тәтеш, Зәй, Сарман, Түбән Кама, Чүпрәле, Минзәлә, Тукай, Буа һәм Апас районнары чөгендердән иң күп уңыш алган. Заводларга 689 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, көн саен 14 мең тонна чимал эшкәртелә. Майлы культуралардан рапс һәм көнбагышны җыю да дәвам итә. Рапс 148 мең тонна суктырылган. Көнбагыш 38 мең гектар мәйданда җыелган.