«Татарстанда авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 954 миллион сумга якын федераль акча җәлеп ителәчәк. 9 юнәлештә эшләрне гамәлгә ашыру планлаштырыла. Инженерлык инфраструктурасының 18 объектыннан 12 ендә эшләр бара инде, тагын 6сында әзерлек эшләре башланган.
137 торак йорт төзеләчәк. Торакны найм килешүе буенча бирү өчен 1 декабрьгә кадәр 122 йорт салына. Хәзерге вакытта Программа чараларын гамәлгә ашыру план режимында гамәлгә ашырыла һәм планлаштырылган график үтәлергә тиеш.