Ашлык кабул итүгә әзер – Татарстанда ашлык саклау складларын зарарсызландыру тәмамлана.
Эшләрне ашлык сыйфатын бәяләү үзәге белгечләре алып бара. Чистай районында гына да 80 мең квадрат метрдан артык объект эшкәртелгән.
Бу уңышны зарарлы организмнардан сакларга, сыйфат югалту куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк, моны даими рәвештә – елына бер тапкырдан да ким эшләмәскә кирәк.
Гыйнвардан июньгә кадәр экспертлар 114 мең квадрат метр буш бинаны һәм 63 мең тоннадан артык ашлык продукциясен зарарсызландырган.