Яңа терлекчелек фермалары, бозауларны асрау шартлары, машина-транспорт паркының торышы, уракка әзерлек. Татарстан вице-премьеры – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка Арча районында булды. Районның иң зур предприятиеләренең берсе булган «Северный» хуҗалыгында бозауларны уңышлы үстерәләр. Хәзер анда 3 мең 200 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 785 баш савым сыеры. Күрше «Пионер» нәсел хуҗалыгы — Татарстанда һәм якын-тирә төбәкләрдә Роман токымлы сарыклар үрчетүче бердәнбер хуҗалык. Аның үзенчәлеге — хайваннарның төрле климат шартларына яраклашуы һәм зур үрчемле булуы. Ә «Кырлай» агрофирмасында Марат Җәббаровка ачык грунтта бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә һәм салатның төрле төрләрен ничек үстерүләрен күрсәттеләр. Басуларда «Казанка» су сиптерү машинасы һәм кәбестә җыю техникасы эшли, быел берничә тапкыр салат үсемлеге уңышы җыеп алынган инде.