Татарстан фермерларына чираттагы ярдәм. Төрле фаразларга карамастан, быел ук конкурс нигезендә күпләр грант отты һәм дәүләттән миллионлаган сум субсидия алырга әзерләнә. Һәр уңыш — көндәлек хезмәт, исәп-хисап, тупланган тәҗрибә һәм муниципалитетка турыдан-туры ярдәм итү ул. Тулырак алдагы язмада.
Антоновлар гаиләсе үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын Родники авылында 2005нче елда ук ачып җибәргән. 10 елдан соң кече фермалар төзү буенча чыгымнар өлешен каплауга субсидия алуга ирешкәннәр.
Хәзер фермада 40 ка якын мөгезле эре терлек бар. Шуларның 24е — савым сыерлары. Киңәергә теләү мөмкинлекләрдән чыгып үсә. Район башлыгы ярдәмендә элеккеге зур предприятиедән күрше фермалар биналарын үзләштереп, ремонт ясыйлар. Шушы көннәрдә Елена Антонова, малларның баш санын арттыру, техника, тагылма җайланмаларны сатып алу өчен, 5 миллион сумлык грантка ия булды.
Якында гына Владимир Турушкинның терлекчелек фермасы урнашкан. Фермер 60 башка якын эре терлек асрый. Шуларның 35е савым сыерлары. 2017нче елда «Эш башлаучы фермер» программасынна кергән, ә былтыр тагын бер «Сөт терлекчелеге» грантын алган.
Республика программасы буенча Алексеевск районында 77 кече ферма төзелгән. Авыл халкы хезмәтнең күзгә күренүен һәм табыш китерүен аңлады.
Күрәсең, дәүләт ярдәменең теләсә нинди программасы бары тик урыннардагы ярдәм белән генә эшли башлый. Шулай итеп, бүген дә Алексеевск районында 8 кече-фермага эшли. Конкурста сайлап алуда җиңүчеләр дәүләт ярдәменә, шулай ук киңәшләргә, үз хезмәттәшләренең тәҗрибәсенә исәп тота ала.
Алия Галиуллина, Дмитрий Второв, Айдар Мөбәрәкҗанов, Татарстан яңалыклары, Алексеевск районы