20 октябрьдә Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан аграрийлары өчен укулар башлана.
Яңа эш башлаучы фермерлар өчен «Кошчылык», «Терлекчелек», «Атчылык», «Үсемлекчелек» юнәлешләре буенча теоретик дәресләр һәм күчмә практик мастер-класслар оештырыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
sh.fermer_rt@mail.ru
Татарстанда «Фермер мәктәбе» белем бирү проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башланды. «Фермер мәктәбе»ндә уку өчен 11 октябрьгә кадәр экранда күрсәтелгән электрон адреска гариза язып, кирәкле документлар исемлеген, презентацияләү һәм яки видеоролик җибәрергә кирәк. Катнашу шартлары белән тулырак итеп нигезләмәдә танышырга мөмкин.