Татарстан аграрийлары өчен мәшәкатьле дә, шул ук вакытта җаваплы да чор.Бүгенге көндә республиканың 41 районында язгы кып эшләре тулы кэткә бара.Әйтик, Актаныш районының Киров авылында язгы кыр эшләрен изге дога белән башлап җибәрү элек-электән килгән матур йола. Әлеге изге йолага без дә сокланып кайттык.
Авылның абруйлы өлкәннәре быел да бу гореф-гадәтне җиренә җиткереп, язгы чәчүгә фатихаларын бирде. Башта басуның өлгергәнме, юкмы икәнлеген тикшерү кирәк икән. Имам ярдәмчесе Назиф абый Рәшитов басу туфрагына утырып карады, җир җылынган, диде. Соңыннан агайлар, яшьләр белән бергә, басу буйлап йомырка тәгәрәттеләр. Аларга яшьләр дә кушылды. Йомыркалар никадәр ерак тәгәриләр, җир шулкадәр яхшырак өлгергән санала.
Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов өлкәннәрнең бу гамәлен хуплап, үзе дә аларга кушылды. Имам-хатыйб Флүс абый Хуҗин җитәкчелегендә кыйблага таба карап, намаз укыдылар, Коръән аятьләрен багышладылар. Еллар имин, тыныч, игеннәр мул уңыш бирсен, чир-чорлар югалтуларсыз узып китсен- барысы да шушы изге теләктә.
Авыл мәдәният хезмәткәрләре изге йоланы тагын да киңәйтеп, басу кырыена табын әзерләгәннәр, игенчеләрне зурлап-хуплап, изге теләкләрен юлладылар, җырлары белән ару-талуларсыз хезмәт куярга дәртләндерделәр.
Ләйсән Газизова.