Бүген Казанда 9нчы Бөтенроссия татар авыллары эшмкәкәрләре җыены ачыла. Аны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды.
Җыенда илнең кырыклап төбәгеннән, шулай ук кайбер чит илләрдән кунакларның катнашуы көтелә. Авыл эшмәкәрләре өч көн дәвамында бизнесны үстерү буенча фикер алышырга, Тукай районы авыллары мисалында эшмәкәрлекне оештыру, авыл хуҗалыгында цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга җыена. Авыл товар җитештерүчеләре күргәзмә-ярминкәсе оештырыла. Кунакларга халкыбыз традицияләрен, йолаларын чагылдырган мәдәни программа да тәкъдим ителәчәк.