Табын күрке – икмәк. Һәр ипи салучының, һәр предприятиенең үз рецепты, үз серләре бар. Чирмешән районы Утыз Имән авылының кечерәк кенә пекарнясында Сания Гыйләҗева салган икмәк-күмәчтән дә тәмлерәге бар микән, диләр авылдашлары һәм читтән кайткан кунаклар. Икмәк салу остасы янында хәбәрчебез Фәнис Мөхәммәтов булып кайтты.
Тарихтан беләбез, галиҗәнап ипи заманында күпләрнең гомерен коткарып калган. Өлкән буын аксакаллары узган гасырның 21 нче елгы ачлыгы беркайчан да кабатланмасын иде, дип теләк тели, ихлас күңелдән дога кыла. Ә Бөек Ватан сугышы елларында 900 көнгә якын дәвам иткән Ленинград боҗрасында бер телем кара ипинең бәясен иң затлы асылташлар да алыштыра алмаган. Сугыштан соң, әле 60 нчы, 70 елларга кадәр дә халыкның иркенләп ипигә туена алмавын да онытмыйк.
Чирмешән төбәгендә яшәүче мишәрләр икмәкне зурлап, назлап әпәй дип йөртәләр. Пекарнялар ачылганчы, электән колмактан ясалган хуш исле чүпрәдән камыр басып, авыл мичләрендә күпертеп ипи-күмәч, кабартма пешергәннәр. Бишәр –алтышар, сигезәр балалы ишле гаиләләр өчен ипи төп ризык булган.
“Ветеран” сәүдә комплексының кече пекарнясында элеккеге матур традицияне Сания апа Гы йләҗева дәвам итә. Көнгә йөзләп ипи, пироглар, башка камыр ризыклары пешерә. Ял көннәрендә читтән кайтучыларның заказлары буенча үзе генә белгән рецепт буенча баурсак пешерергә, каз какларга да өлгерә.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диюләре, хатын-кыз булса да, Сания апага да туры килә. Мәктәпне тәмамлауга, ул егетләр һөнәрен сайлый, газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштереп, авылга эшкә кайта. Ир-егетләрне дә уздырып, колхозда җир җимертеп эшли, берничә чакырылыш җирле Совет депутаты итеп тә сайлана.
Чандыр гына гәүдәле Сания апа кая арада барысына да өлгерә, диген! Уттай янып, җиргә нык басып йөрүе, җилкенеп эшкә атлыгып торуы булышадыр. Йорты да әллә кайдан балкып, ялтырап тора. Каралты-курасында маллар, кош-корт асрый, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә.
Йөзе һәрчак елмаю нурыннан балкып торган Сания апа әнә шулай көндәлек тынгысыз хезмәт җимешләре белән авылдашларына шатлык өләшә.
Фәнис Мөхәммәтов, Ирек Хәмидуллин, Илсур Вәлиуллин, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.