Респбуликабызда актив рәвештә заманча төрле хезмәтләр һәм товарлар күрсәтүнең яңа форматлары кулланышка керә. Шулай арасында тәгәрмәчле кибетләр-автолавкалар булуы, авыл халкын аеруча куандыра. Әйтик, Кукмара районында әлеге тәгәрмәчле кибет ничек эшли? Бу турыда Кукмарадагы хәбәрчебез Миләүшә Хаҗиева язмасында.
Авыл җирлекләрендә җирле халык өчен сөенеч чыганагы бар-ул атна саен авылларга барып, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка кирәкле продуктлар алып килэ торган автолавка. Нина Изуланова – даими сатып алучыларның берсе. Ул тәкъдим ителгән продукция һәрвакытсыйфатлы һәм яхшы бәядән блуын билгеләп үтте.
Җирле халык сүзләренчә, тәгәрмәчле кибет тормышны шактый яхшырта, чөнки артык мәшәкатьсез һәм капкадан ерак китмичә генә сыйфатлы һәм яңа продукция сатып алырга мөмкин. Кибетнең килүе турында авыл халкына хәбәр итү өчен билгеле бер сигнал бар.
Мин аларга үзем шулай кычкыртып узарга тәкъдим иттем. Алар бөтен авыл буйлап шуалй йөриләр. Бүген дә менә гөмбә чистартканда кибетнең кычкыртып узганын ишеттем, оныгым йөгереп кереп әйтте.
Асия Баһабиева инде 7 ел автолавкада сатучы булып эшли. Эшләү җиңел түгел, чөнки көне буе юлда уза, ди. Бер көн эчендә берничә авыл җирлеген йөреп чыгарга туры килә икән.Ләкин халык белән элемтә һәрвакыт яхшы, ди.
Бүген әлеге авыл да үзенә кирәкле товарларны җыеп калды. Ә Асия Баһабиевага көн азагына кадәр тагын 5 авылны йөреп чыгарга кирәк. Юл ерак, әмма районның ерак почмакларында яшәүчеләр үзләренә яңа ризыклар сатып ала алачак.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов.