Түбән Наратбаш авыл җирлегендә Каилка елгасы чүп-чардан чистартыла һәм тирәнәйтелә. Сулык чүпләнгән, урыны белән тарайган. Шул сәбәпле, язын авыл зиратын, шәһәрнең Яшьләр һәм Төньяк бистәләре йортларын су баса. Буадагы штатттан тыш хәбәрчебез Алсу Сәмигуллина елга үзәнен төзекләндерү барышы белән танышып кайтты.
Каилка елгасы Әхмәт электромеханика заводы бистәсендә башлана. Түбән Наратбаш һәм Бикмураз авыллары яныннан үтә. Ул Исемсез елга кушылдыгы булып тора. Сулыкны чистартуга ике бульдозер һәм экскаватор җәлеп ителгән.
“Алты километрлар чамасы эшләнде ун көндә. Алга таба безнең менә монда басып торган җирдән Көнбатыш ягы калды чистартылмаган. Алар да күздә тотыла, чистарту”
Каилка елгасын чистарту һәм тирәнәйтү эшләре кышын, февраль аенда ук башланган. Яшьлек спорт комплексы тирәсендә ул инде төгәлләнү этабында.
“Минсельхоз программасы буенча без анда өч күпер төзегән идек. Менә хәзер шуннан, Зөядән алып, поле фильтрациига хәтле араны чистартабыз инде”
Чистарту эшләрен август аена тәмамларга планлаштыралар.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары