Түбән Кама районының Борок авылында мәктәп һәм балалар бакчасы төзелде. Мәгариф учреждениеләре бер бинада урнашкан. Яңа обьектлар балаларга декабрь аенда ишекләрен ача. Авыл халкының шатлыгы белән Түбән Камадагы коллегаларыбыз да уртаклашты.
Борок авылы мәктәбен 2014 елда ук япканнар. Җимерек хәлдәге иске бинаны сүтәргә туры килгән. Шул вакыттан бирле мәктәптә укучы балаларга, шәһәргә бару өчен иртәнге сәгать биштән үк торырга туры килгән. Тиздән алар туган авылларындагы яңа мәктәптә укый башлый. Иске мәктәп урынында комплекс төзелеше тәмамлана, клуб та шунда булачак.
Ширкәтнең социаль төзелеш объектлары буенча генераль директор урынбасары Рәшит Сәйфетдинов: «Авыл халкына төрле яклап уңайлыклар арта. Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп ачылу ата-аналарны күп кенә мәшәкатьтән коткара. Өстәвенә, биредә төрле бәйрәм чаралары үткәрергә мөмкин. Территория яхшы итеп төзекләндерелгән, Сабантуена кадәр шунда уздыру мөмкинлеге бар.
Фәнүзә Галәвиева өчен бу авыл бик якын. Мәктәптә 20 елдан артык эшли, башта рус теле укытучысы, аннан соң укты эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Үзәк буш тормас дип ышана.
Борок авылында яшәүче Фәнүзә Галәвиева: «Минем 4 яшьлек оныгым бар, ул монда бакчага йөриячәк. Мин аны озатамын, каршы аламын, төрле чараларда катнашып, аңа ярдәм итәчәкмен.»
Эшләр республика программасы буенча алып барыла. Төзелеш ярты ел дәвам итә, ачылу декабрь башына билгеләнгән. Башлангыч мәктәп укучылары өчен 14 урын бүлеп бирелгән, ә балалар бакчасы 15 баланы сыйдыра.
Мәдәният үзәгендә китапханә дә була. Барлык теләүчеләр дә китап укый ала. Шулай ук концерт тамашасында яки спорт чарасында катнашырга мөмкин.
Ләлә Зәйнуллина, Рафаэль Рәкыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама районы.