Түбән Кама районында “Сәламәт авыл”дип исемләнгән акция дәвам итә. Табиблар авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр янына барып, медицина ярдәме күрсәтәләр. Кан басымнарын үлчиләр, йөрәкләрен тикшерәләр, файдалы киңәшләрен бирәләр. Акциянең чираттагысы Прости авылында үтте.
Йөрәк сәламәтлеген ничек сакларга? Тәҗрибәле табиб — кардиолог Зөлфирә Бигашева Прости авылында яшәүчеләргә үз киңәшләрен бирә. Күрше бүлмәдә исә теләге булганнар артериаль кан басымын үлчәтә алды.
Тар профильле белгечләргә эләгү, тикшерүләрне бер урында үтү, авыруга дәва табу – Прости авылында яшәүчеләргә шундый мөмкинлек бирелә. Чиратта утыручылар сөйләвенчә, әлеге җирлектә 80 яшьтән узганнар да аз түгел. Аларга шәһәргә барып йөрү җиңел түгел.
Табиблар Простига “Сәламәт авыл” акциясе кысаларында килә. Март аенда планда – Ширәмәт. Анда күз табибы белән лор да консультация уздырыр дип көтелә.