Түбән Кама районында көнбагыш һәм кукуруз уңышын суктыру бара. Бөртеклеләрнең бер гектарыннан алынган уртача уңыш – 35,6 центнер. Әлеге күрсәткечтән механизаторлар канәгать. Чөнки быелгы көз җылы һава торышы белән куандырды. Хәзер басуларда силос салу, туңга сөрү дә дәвам итә. Авыл эшчәннәренең көз көннәрендә дә тик утырыргаг вакытлары юк. Түбән Кама районы кырларыннан репортаж.
Комбайнчыларның эше иртәдән үк башлана. Эдуард Макаров әлеге һөнәргә биш ел элек кереп киткән. Әтисе юлын сайлаган. Эше авыр булса да, бер дә үкенмим, ди узе. Быелгы уңыш күләменә карап сөенә. Хәзер Түбән Кама районы кырларыннан 80 мең тоннадан артык бөртекле суктырылган.
Хәзер безнең 60тан артык крестьян фермерлык хуҗалыгы эшләп килә. Алар елда авыл хуҗалыгы ярмикәләрендә катнаша. Ит, сөт җитештерү буенча да – Түбән Кама районы алдынгылар рәтендә.
Түбән Кама районында икенче урак — көнбагыш һәм кукуруз суктыру бара Бөртеклеләрнең бер гектардан уртача уңышы – 35,6 центнер тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч белән агрономнар канәгать. Чөнки быелгы көз җылы һава торышы белән куандыра.