Актаныш районы Чөгәнә авылы төбәкара гармунчылар фестивале кунакларын ныклы әзерлек белән каршы алды. Печән кибәннәре, талдан ясалган шалашлар,татар өе почмаклары бар да чын авыл тормышын чагылдыра. Төрле почмаклардан яңгыраган гармун тавышы элекке чорларга алып кайта. Гармунчылар фестивале әнә шулай дәртле җыр-биюләр, уен-көлке белән башланып китте.
Фестиваль кунакларын Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләде, аларга уңышлар теләде.
Чарада Татарстан Республикасының халык артисты, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Рәйлә Гарипова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының татар мәдәни ресурс үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина катнашты. Татар моңнарын яңгыраткан Актаныш районынна үзләренең рәхмәтләрен җиткерде.
Әлеге фестивальне уздыру идеясен Баламишкин гармунчылар ансамбле күтәреп чыга. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы моны хуплап ала һәм фестиваль оештыру турында карар кабул итә.
Матур табигать почмагында Равил аланынннан көн дәвамында гармун моңы агылды. Фестивальгә катнашучылар Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстан республикларыннан килгән.
Гармунчылар барысы бергәләп Чөгәнә авылы урамыннан гармун уйнап әйләнде. Авыл халкы белән бергә җырлар башкарды, уйнап-биеп күңел ачты. Фестивальнең иң күңелле мизгеле — көй тартыш. Әлеге ярышта 9 гармунчы үз осталыгын сынап карады. Көй тартыш бәйгесендә алдынгылыкка Мамадыш гармунчысы чыкты. Төрле номинацияләрдә алдынгы урыннарга ирешүчеләргә татар конгрессы, район хакимияте һәм баламишкин гармунчылар ансамбленнән бүләкләр тапшырылды.