Канатлар дусларның җылы яклардан кайтуын түземсезлек белән көтә Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары. Бу көннәрдә алар сыерчык оялары ясау белән мәшгуль. Аны ясау өчен иң кулай материалның нәрсә икәнлеген, биеклеге-киңлеге ничәшәр см булырга тиешлеген һәм башка нечкәлекләрне хәбәрчебез белеште.
Пычкы, чүкеч һәм ышкы – сыерчык оясы ясау өчен артык күп инструмент та, әллә ни осталык та кирәкми кебек. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Ояны җыйганда бик күп нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәк, ди хезмәт укытучысы Рифкатъ Галәтдинов.
Аның такталары җылы һәм йомшак. Усак, нарат, чыршы агачлары да ярый. Диварлар буялмый, чөнки кошлар төсле ояларга сирәк киләләр. Эчке ягы шомартылмый, сыерчык балалары аяклары белән дивар буйлап үрмәләргә тиешләр. Барлык таләпләргә туры китереп ясалган ояларны соңыннан агачларга элеп куялар.
Канатлы дусларга яшәү урынын гимназиянең коррекцияле сыйныфта укучы егетләре ясый. Бу – ел да яңартыла торган матур традиция. Бүгенгә 10лап оялары әзер дә инде. Әле тагын бик күп төрле агач эшләренә өйрәнә укучылар хезмәт дәресләрендә.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, бу белемнәр аларга тормыш юлында ярдәм итәчәк дип саный Рифкатъ Галәтдинов. Сыерчыкларга килгәндә исә, тәҗрибәле укытучы сүзләренә караганда, алар тиздән кайтып җитәчәкләр.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.