Урамда карлы, салкын кыш. Канатлы дусларыбыз өчен бу чор иң авырлардан санала. Суыклар куркытмаса да, ачлык аларның иң явыз дошманы. Бәхеткә, тирә-юньдә мәрхәмәтле кешеләр күп. Алар кошларга җимлекләр ясап, бөртекләр салып тора. Шәһәрдә яшәүче Әлфия апа Әнвәрова да шундый саваплы эш башкаручылардан.
Әлфия апа Әнвәрованың балконы тулы бер складны хәтерләтә. Канатлы дусларына кыш буена җитәрлек җим – тары ярмасы алып куйган ул. Йорт подъездында зур сандыгы тора. Анда да кошларга дигән азык саклана.
Әнә шул запасларын көннән-көн киметә пенсионер. Аның һәр иртәсе кошларга җим салудан башлана. Аларны ашатмыйча, үзем чәй эчергә утыра алмыйм ди. Песнәкләр, чыпчыклар еш кунак була биредә.
Бу изге эшкә өлкән лаеклы ялга чыккач алына. Инде 30 елдан артык, күңел кушуы буенча моны яратып башкара. Бакчасында ике җимлек элеп куйган. Кыш буена алар буш тормый.
Кошларны ашату саваплы эш, аны сәдака бирүгә тиңлиләр.
Ни кызганыч, кош ашханәләре ясаучылар аз хәзер. Әлеге җан ияләренә карата игелекле булып, кышкы чорны җиңел кичерергә ярдәм итсәк иде.