Сугару системалары игенчелектәге заманча технологияләр кулланганда гына нәтиҗәле була. Бу хакта Лаеш районында профильле парламент комитетының күчмә утырышында әйтелде. Халык ышанычлыларына мелиорация нигезендә яшелчә үстерүнең уңышлы үрнәген күрсәттеләр.
«Нармонка» агрофирмасында сугарыла торган мең гектарда кәбестә, кишер, аш чөгендер, бәрәңге игелә. Республикада сугарыла торган һәр гектарга 40 мең сум субсидия бирелә. 32 мең гектар сугарулы җир бар. Соңгы елларда мелиорация системасын үстерүгә 6 миллиард сум ярым акча тотылган. Комитетның күчмә утырышында депутатлар парламентка экология һәм Җир кодексларына үзгәрешләр кертергә, шулай ук комитетның беренче яртыеллыктагы эше турындагы хисапны расларга тәкъдим итте.