Спас районы аграрийлары чәчү эшләрен нигездә тәмамлады. Техник культураларны гына чәчәсе калды. Терлекчеләр дә нәтиҗәле эшли. Савым күрсәткечләрен арттырырга президент программалары ярдәм итә. Тулырак киләсе репортажда.
«Гыйниятуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында сабан культураларын уңайлы һава шартларында чәчеп өлгергәннәр. Соңгы көннәрдә яңгырлар да мулдан яуды. Ягулык-майлау материалларын ташламалы бәяләрдән алу, республика программасы буенча техниканы яңарту мөмкинлеге дә бар.
Конкрет уңай нәтиҗәләрне күрергә мөмкин. Менә бу басуларда эшләү өчен яңа техника. Ул махсус программа буенча сатып алынган, бәянең яртысын диярлек дәүләт компенсацияли. Сөтчелек тармагында да үсеш бара. Биредә 400-йөз баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә. Аларның 190ы-савым сыеры. Узган ел хуҗалыкта бер сыердан 5 мең килограмм сөт савылган. Быелгы максатлары 6 мең килограмм чиген узу. Савым балансланган азык нәтиҗәсендә арта. Күптән түгел махсус азык катнашмасы ясау сатып алганнар.
Шуннан ерак түгел генә, җиң сызганып, яшь фермер эшли. Аграр университетның агрономия факультетын тәмамлаган Булат Галәветдинов кече ватанына әйләнеп кайткан, грант алган. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм хуҗалыклар өчен арыш, арпа һәм солы үстереп бирә.. Ә авылда терлек азыгы һәркемгә кирәк.
Әле бер ел элек кенә Булат Галәветдиновның 4 гектар гына җире булган. Хәзер исә 400 гектарга якын. Спас районында фермерлар саны арта бара. Чөнки агросәнәгать өлкәсенә дәүләт ярдәме программалары конкрет кешеләргә юнәлдерелгән.
Хәзер районда 118 мең гектарда авыл хуҗалыгы җирләре бар. Шуларның 95 меңе – сөрүлек җирләр. Белгечләр әлегә шытымнар әйбәт, диләр. Ә уңыш язмышы һава шартларына һәм барлык технологик аграр шартларны җиренә җиткереп, төгәл үтәүгә бәйле. Игенчеләр мул уңышка өмет итә.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин.