Яшел Үзән районының Норлат авылында Советлар Союзы Герое Хәлил Хәйруллинга бюст ачылды.
Тантана Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Советлар Союзы Героеның кызы Римма Гафиятуллина катнашында узды.
2021 елның февралендә авыл кешеләре, шулай ук ветераннарның җирле советы әгъзалары район башлыгына геройга бюст ачуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ул чагында Михаил Афанасьев кичекмәстән әзерлек эшләрен башларга кушкан. Хәлил Хәйруллин 1920 елда Күгәй авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. 1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугыштагы каһарманлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.