Фронтовик абыйсы Гомәрнең кашыгын тапшырдылар буалы Резедә Садыйковага. Әлеге кадерле истәлекне Санкт-Петербург шәһәренең Изге Георгий эзләү отряды тапкан. Алюмин кашыкта мәрхүмнең исеме, фамилиясе һәм әтисенең исеме ачык итеп чокып язылган. Резедэнең әтисе Хәй соңгы көннәренә кадәр энесе турында хәбәр эзләткән, әмма нәтиҗәсе булмаган. Соңлап ирешкән истәлек фронтовик сеңелесендә нинди хатирәләр кузгатуы турында хәбәрчебез язмасында.
Әлеге кашыкның хуҗасы Гомәр Садыйков Буа районы Бикмураз авылыннан булырга тиеш, дип хәбәр иттеләр безнең редакциягә Казанның “Ватан” эзләү үзәгеннән. Хәбәрсез югалган дип саналган фронтовикның туганнарын бикмуразлылар авыл белән ачыкладылар. Мәрхүмнең абыйсының кызы исән, диделәр. Резедә Садыйкова әйтүенчә, алар гаиләсе ничә еллар Гомәр туганнары турында бер хәбәр белергә тилмереп яшәгән.
Гомәр Садыйков гаиләдә икенче булып 1941нче елның сентябрендә фронтка чакырыла. Ленинград өлкәсендә 90нчы укчы дивизиядә укчы булып хезмәт итә. 1942дә яралана. 1943 елның февралендә һәлак була. Бу көнгә кадәр гаилә аның кайда җирләнгәнен дә белмичә яши. Фронтовикның кашыгы хәзер иң кадерле истәлек булачак, ди сеңелесе.
Резедә Садыйкова үзе дә фронтовик кызы. Әтисе Хәй үлгәнче аягында дошман пулясын йөртә. Кызы аның орден-медальләрен, фоторәсемнәрен кадерләп саклый. Хәзер алар янына Гомәр абыйсының фронт кашыгын да салып куячакларын белдерде.
Камилә Мусина, Илнур Кадыйров, Татарстан хәбәрләре.