Соңгы елларда Саба районындагы Сабинка елгасы яр буйлары танымаслык булып үзгәрде. Ямьле яр буенда зур спорт ярышлары , бәйрәм чаралары да үткәрелә. Алдагы җәйдә исә пляжда кояшта кызынырга һәм су коенырга мөмкин булачак. Саба мелиораторлары биредә әле дә эшне туктамый. Аларның күркәм эшләре хакында киләсе репортажда.
Сабинка елгасы сонгы елларда зур үзгәрешләр кичерә. Кайчандыр биредә ташландык елга буе , чүплек оясы булган дип әйтеп тә булмый. Төрле корылмалар , төзекләндерелгән матур чишмәләр , үзенчәлекле басмаларга карап күңел сөенә . сабинка елгасы аша салынган зур күпернең икенче ягында да быел җәй эш башланып китте.
Расих Хәлилов “Рамазан” җәмгыяте механигы
Сабинка елгасының әлеге өлеше искиткеч зур катлаулы төзелеш участогы . монда кайда нәрсә булачагын элегэ ачык кына күз алдына да китерү кыен. Ләкин бер нәрсәне ышандырып әйтергә мөмкин, биредә уңайлы һәм матур булачак.
Илдус Талипов Саба ПМК Мелиорация җәмгыяте җитәкчесе
Фаяз Кәбиров Саба ПМК Мелиорация җәмгыятенең баш инженеры
Мелиораторлар — экология өчен гаять мөһим роль уйнаучы тармак эшчеләре. Елгаларны турайталар, күлләрне чистарталар , плотиналарны тиешле тәртиптә тоталар, яңаларын ясыйлар. Пляж мәйданы булачак урыннан ерак та түгел плотина ясалачак, су коенырга мөмкин булачак.
Илдус Талипов Саба ПМК Мелиорация җәмгыяте җитәкчесе
ПМК мелиорация җәмгыяте эшләгән эшләр һәркемнең күз алдында. Урамнарны матурлау , чишмәләр төзекләндерү , юлларны карау , сулыкларны тәртиптә тоту – барысы да алар көче белән башкарыла. Сабинка елгасында эшләнә торган плотина һәм пляҗ да халык өчен булачак.