Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылы аягында нык басып торырга омтылучы авылларның берсе. Биредә горурланып, мактанып сөйләрлек уңышлар да, борчуга салырлык күренешләр дә, хәл итәсе проблемалар да бар. Ләкин бүген сүзебез шатлыклы вакыйга турында. Авыл нигә шатланганын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Буталчык замандагы рухи төшенкелек артканда күп җирләрдә тормыш сүрелә, буш өйләр арта бара. Кече Шырдан авылын да бу шаукымлы җилләр урап узмады, анда да шактый өйләр дә бушап калды. Әмма татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туган авылын җанландырып җибәрү намус эше. Бу игелекле эшкә үзе дә шушы авылда туып-үскән Асия Гобәйдуллина алынган.
Горурланырлык эшләр башкарган Каюм баба оныклары Кече Шырдан авылының яңа тарихын яза.
Яшәүгә, тормышка ямь өстәү иң элек кеше күңелендә ярала һәм шуннан соң гына ул чынга ашырыла. Рәдиф Гайнетдинов белән Ленар Сафиуллин плотинага керткән өлешебез булсын дип 180 км ераклыкта урнашкан мари эл якларыннан кечкенә балыклар алып кайткан.
Авылга бәя чишмәләрнең су буйларының төзеклегенә карап та бирелә. Су — дөньядагы иң кадерле бүләк. Плотинасы булган авыл үзен янгыннан да саклый , рәхәтләнеп ял итәр өчен дә мөмкинлек бар. Ә киләчәктә әле балык тоту буенча ярышлар узар дип өметләнә халык.