Шушы көннәрдә Буа шәһәре драм театрында гадәттәгечә педагогик хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды. Тулырак алдагы язмада.
Ел саел республикабыз раойн- шәһәрләрендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уза. Шушы көннәрдә Буа раойнында узган уку елы нәтиҗәләр һәм яңа уку елына бурычлар куелды. Укытучыларны якынлашып килүче уку елы белән котларга мәртәбәле кунаклар килде: Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстанның финанслар министры Радик Гайзатуллин, Республика Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Буа якташлык җәмгыяте рәисе Ирек Закиров.. Чара район башлыгы Ранис Камәртдинов җитәкчелегендә узды.
Яңа уку елына планнар турында фикер алышудан тыш, чарада күңелле вакыйгалар да булды.
Үз раойнына актив рәвештә Буа якташлык җәмгыяте һәрдаим ярдәм итә, тарихи-мәдәни байлыкны саклау, иҗади, талантлы якташларына ярдәм итү буенча проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыра. Әлеге киңәшмәдә дә балаларны укыту һәм тәрбияләү буенча күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте һәм Туган телләрне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен Буа якташлык җәмгыйтенең Рәхмәт хаты, белән башлангыч сыйныф укытучылары бүләкләде.
Шулай ук конференидә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп букчалары ташырылды.
Буа раойны башлыгы Ранис Камәртдинов Бердәм Дәүләт Имтиханын югары балларга тапшырган чыгарылыш укучылары белән аралашты. Мәктәп укучылары үзләрен борчыган сорауларга җаваплар һәм файдалы киңәшләр ала алдылар.
Конферения барышында белем бирүнең сыйфатын, яхшырту чараларының нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар.Чара ахырында укытучылар Россия Федерациясенең ведомство бүләкләре белән, Татарстанның мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Чараның аеруча дулкынландыргыч мизгеле — күп еллар дәвамында укытучы һөнәренә тугрылыклы булган гаиләләрне бүләкләү булды.