Буа районы Аккүл авылында гомер кичерүче Мәсгүдә һәм Әнсар Зариповлар күршеләрен җәй айларында гына генә күренәләр, кирәк-яракны автолавкадан сатып алалар, яңа йорт торгызалар. Бакчалары 32 сутый, үз умарталары бар. Шәһәрдән читкә, табигатькә якынрак күченгән Зариповлар гаиләсендә кунакта Буа районыннан коллегаларыбыз булып кайтты.
Мәсгүдә һәм Әнсар Зариповлар Аккүлдә инде 15 ел яшиләр. Шәһәр тормышы туйдыргач, гаилә башының туган авылына күчеп кайтканнар. “Газ кермәгән, кирәкми дә, суга скважина бар, ашарга электр плитәсендә пешерәбез” диләр алар. Азык-төлекне атнага бер тапкыр килүче автолавкадан да, кирәк икән шәһәрдән дә җитәрлек күләмдә алып кайтып куялар.
Әнсар Зарипов: “Кибет атнасына бер тапкыр безгә килә. Азык-төлек бар, Аллага шөкер. Ярый торган, торып була”
Гомер буе төзүче булып эшләгән гаилә башлыгы бетеп килүче авылда йорт төзү белән мәшгуль. Кулы балта эшенә ятканлыктан, кораллары янында булгач, шул арада уйлый, шул арада эшли ул.
Болай да тик утырмыйлар, йорт-кура тирәсендә дә эш күп. Умарта да тоталар. Бакчаларында да ниләр генә юк! Барлык төр яшелчә, җиләк-җимеш дисеңме.
Әнсар Зарипов: “Бакчада быел виноград утырттым. Җиләк бик әйбәт, җиләк утырттык. Бәрәңге үстерәбез. Кура җиләге, виноград, кавын үстерәбез. Бөтен әйбер бар, кул гына җитсен карап бетерергә. Барысы да үсә монда, Аллага шөкер”
Кул сузымы гына арада урман шаулап утыра. Өлкәннәр анда да бик еш йөрибез, диләр.
Әнсар Зарипов: “Урманга йөрмичә буламы инде? Анда алмалар да бар, чикләвек тә бар, җиләкләр дә җыябыз шунда. Күбесенчә җәй көне йөрибез шулай. Мәтрүшкә җыябыз. Ял итергә йөрибез инде, дөресен әйткәндә”
Хәзерге заман кешесе ияләнгән барлык уңайлыклар булмаса да, кышын еш кына төлке, кабан дуңгызы эзләре күренгәләсә дә, буранлы көннәрдә юлдан үтеп булмаса да, зарланмый алар. Һәрнәрсәгә ияләшәсең, җайлашасың. Шулкадәр рәхәт монда, тынычлыкны берни белән дә алыштырып булмый икән ул, ди Зариповлар.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов.