Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итүне игълан итте. Гаризаларны 21 нче декабрьгә кадәр бирергә кирәк.
Субсидия шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар өчен тотылган чыгымнар өлешен каплауга бирелә.
8 һәм аннан күбрәк сыер өчен сөт фермасы төзүгә — 600 мең сум, 5 һәм аннан күбрәк сыер өчен сөт фермасы төзүгә 300 мең сум исәбеннән акча бирелә. Тулырак мәглүмат белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында, һәм 221-76-88 телефон номеры аша да танышырга мөмкин.