Арча районы Иске Ашыт авылында олысы да, кечесе дә яхшы белә, хәтерлиләр. Алай гына да түгел, күрше- тирә авылларда да, районда да яхшы итеп искә алалар. Шулай булмый ни, 40 елдан артык гомерен Иске Ашыт авылы клубына багышлаган бит Саяра ханым. Арча районы Иске Ашыт авылында оештырылган “истәлек тактасы кую” тантанасын безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов һәм Таһир Хәсәнов та күреп кайттылар. Тулырак алдагы видеоязмада.
Саяра Фәттерахманова 1948 елда Иске Ашыт авылы клубында эшли башлый һәм 40 ел гомерен мәдәният хезмәтенә багышлый. Авыл кешеләренең рухи дөньясын баету, аларны эшкә илһамландыруда, халык талантларын эзләп, аларны клубка күбрәк тарту – аның төп бурычы. Әле яңа гына килен булып төшкән 19 яшьлек кызны- мондый җаваплы эшкә тотынуы бераз куркыта, әлбәттә. Әмма авыл халкы аңа баласытып, карамый, киресенчә, яшь клуб мөдиренә хөрмәт һәм зур ышаныч белән карыйлар һәм бүгенге көнгә кадәр шушы хәләт саклана. Хәтирәләр яңара, сагыну хисләре, истәлекләр барлана. Бүген ул үзе кайткан кебек.
Көндезен колхоз эшендә булса, кичләрен клубта үткәрә Саяра ханым. Яшьләр дә, өлкәннәр дә концерт-спектакльләргә бик теләп катнаша. Авыл халкы белән бергә концертлар-тамашалар әзерли, спектакльләр куя, конкурсларда катнаша. Галиаскәр Камалның “Банкрот’’, Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе”, “Зәңгәр шәл”, “Американ”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”, “Асылъяр” “Күзләр”, “Сүнгән йолдызлар”,”Ул кайтты” һәм башка бик күп пьесаларны сәхнәләштерәләр.
Татарстанның булачак халык артисты Фердинанд Фәтхи — тормыш юлын сәнгать белән бәйләвендә дә әнисе-Саяра ханымның өлеше бик зур.
Тантаналы бәйрәм кичәсе Арча муниципаль районы җитәкчелеге, авыл җирлеге ярдәме белән оештырылды һәм Татарстан мәдәният министрлыгы, Татар конгрессы, Казан шәһәр филармониясеннән бик күп кунаклар катнашты. Тамаша концерт программасы белән дәвам итте. Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.