Үзара салым темасы һәрвакыт актуаль булып кала бирә. Халыктан җыелган һәм дәүләттән бүлеп бирелгән өстәмә акча хисабына республикабыз районнарында шактый зур күләмдә эшләр башкарыла, һәйкәлләр тәртипкә китерелә. Быел да районнар бу эштә активлык күрсәтәме? Буа районы мисалында карыйк.
Мөкерле авылы урамы буйлап хәзер машиналар да чабып кына тора, җәяүлеләрнеңдә аяклары җиргә тими – такыр, тигез яңа юлдан йөрүе рәхәт соң. Тик бу хәзер туган уңайлыклар. Моңа кадәр урамның икенче башына чыгу мең газап була.