Яшел Үзән районының Зур Күлбаш авылыннан чыккан кешеләр авыл көнен бәйрәм иттеләр.
Бәйрәмгә авыл халкы, читтә яшәүчеләр һәм тирә-як авыллардан кунаклар килеп, Сабан туен дә хәтерләтә. Нәкъ шундый бәйрәмкүптән түгел Яшел Үзән раойнының Олы Күлбаш авылында узды. Биредә Авыл көне бәйрәме өченче ел үткәрелә.Чараның иң матур, күңелле мизгелләрен Искәндәр Гыймалтдинов күреп кайтты.
“Авыл көненең” максаты — кайчандыр авылдан чыгып киткән, хәзерге вакытта кайтыр нигезе, туганнары булмаган, сагынып гомер итүче авылдашларны, бергә уйнап үскән сабакташларны күрештерү, очраштыру, -ди, бәйрәмне оештыручылар. Авыл җирендә эш белән кайнаган кешенең дә бер-берсен күрергә, хәл белешергә вакыты калмый.
Күрше авылларда уздырылган Сабантуйларына да өлкән яштәге кешеләр бара алмый. Бу өч көнлек дөньяда мөмкинлек табып очрашып, аралашып, дус-тату яшәргә тырышырга кирәк. Бүгенге көндә авылны саклап калуда өлеш керткән авылдашларны барлау, авылның тарихын оныттырмау, бүгенгесен кайгырту өчен дә кирәк бу очрашулар.
Ә мәйдан гөрли! Шунысын әйтергә кирәк, уеннар да үзенчәлекле монда! Беренчеләрдән булып, хатын-кызларны чакырдылар. Йорт тирәли мең төрле эш, шулар өстенә аякка чорналып йөрүче бала чага, тормыш мәшәкатьләрен чагылдырган уен, — ди, Ризәлә ханым. Хатын-кызларга икешәр табак бирелә, алар ике аякка ике табак киеп мәйдан әйләнеп килергә тиешләр. Җитезлек тә, тормыш тәҗрибәсе дә, булганлык та бәяләнде монда.
Мондый бәйрәмнәр булганда, авыл беркайчан да үлми. Кешеләр һәрвакыт үз тамырларына тартыла. Ә бу бәйрәмнәр бу теләкне көчәйтә һәм авылларны яңадан җанландыра.
Искәндәр Гыймалтдинов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.