Сәнгать дөньясында үз иҗатыңны чагылдыру өчен күп төрле ысуллар бар. Ташлардан картина ясау шундый уникаль сәнгать алымнарының берсе. Анна Козырева-мозаика ысулы белән картиналар ясый. Кукмара районы, Лубянда яшәүче ханым ни өчен әлеге эш белән шөгыльләнә башлаган? Тулырак алдагы язмада.
Аның эшләре гадәти һәм стандарт булмавы белән генә түгел, ә рәсем барлыкка китерүче ташларны төгәл сайлап алуы белән дә игътибарны үзенә җәлеп итә. Мондый сәнгать төренә Анна, күңел кушуы буенча, үзе дә көтмәгәндә тотынган.
Рәссам сүзләренчә, һәр эшне булдыру процессы төс, форма һәм текстура буенча ярашкан ташларны җентекләп сайлап алудан башлана.
3 ел элек бу эшкә аның әнисе дә кушылган. Эшне башларга иң элек авыр булды, ди. Чөнки монда төсләргә бүлеп кенә калмыйча, ташларны дөрес сала да белергә кирәк. Ул шулай ук бу эштә тырышлык кирәклеген билгеләп үтте.
Анна үзенең иҗади эшчәнлеген дәвам итәргә планлаштыра. Шулай ук үзенең тәҗрибәсе һәм белемнәре белән сәнгатьнең бу уникаль төре белән кызыксынучылар белән уртаклашырга теләвен белдерде.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.