Буада Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышлары булып узды. Чара быел да Буа якташлыгы җәмгыяте ярдәме белән үткәрелде. Катнашучылар географиясе елдан-ел киңәя — быел Казан, Яшел Үзән, Чүпрәле, Чистай районнарыннан 100дән артык профессиональ чаңгычы катнашты. Тулырак алдагы язмада.
Чаңгы сөючеләрне салкын һава торышы да куркытмаган, Наратлык урманына алар күпләп җыелды. Стартка беренче булып 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар чыкты. Алар өчен дистанция 1 километрдан артык иде. Бу дистанциядә пьедесталның беренче баскычында Чүпрәле районы яшь спортчылары урын алды.
Александр Дергунов, ярышта катнашучы: “Чаңгы спорты белән 4 елга якын шөгыльләнәм. Әлеге ярышлар турында тренерыбыз әйтте. Үземне сынап карарга булдым һәм 1нче урынны алдым.”
Егор Куракин, ярышта катнашучы: “Чаңгыда 4 ел йөрим. Бүген 2нче урынны алдым. Трасса чагыштырмача авыр булды, ләкин мин аны лаеклы үтә алдым.”
Ярышларда ел саен катнашучылар да бар. Равил Насыйбуллин, мәсәлән, быел да традициягә тугры калып, хезмәттәшләре белән чаңгыга баскан.
Равил Насыйбуллин, ярышта катнашучы: “Мондый спорт чараларында ел саен катнашырга тырышам. Бүген һава торышы да әйбәт, кәеф тә шәп. Якташыбыз Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә багышланган бу чараның һәр елны оештырылуы сөендерә.”
Тумышы белән Адав-Толымбайдан булган Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышлары быел инде ничәнче тапкыр үткәрелде.
Фәрит Садриев Нәфыйковның авылдашы: “Сабирҗан абый үзенең гомерендә бик якты эз калдырды. Бик күп спортсменнар әзерләде. Авылда безнең 7 спорт мастеры чаңгы ярышлары буенча гына. Аннан үрнәк алган яшьләр ул заманның яшьләре булдылар Республикада күләмендә, илкүләмендә әзерләгән батырларны аларны санап бетергесез.”
Казандагы якташлык җәмгыяте дә районда узучы һәр чарада актив катнаша. Бу юлы да бүләкләр белән кайткан иде.
Ирек Закиров, Буа якташлык җәмгыяте президенты: “Бүген традицион кышкы чаңгы ярышлары уздырыла. Анда шулай ук Буа якташлык җәмгыятенең призлары биреләчәк. Без призларны бирәбез мәктәптә укучы балаларга, кызларга һәм егетләргә, беренче, икенче, өченче урынга үзебезнең призларны һәм шулай ук премиясен дә бирәбез. без моны бик мөһим дип саныйбыз, чөнки яшьләргә спортка тартылырга без булышабыз.”
Быелгы ярышларда республикабызның төрле районнарыннан 100дән артык чаңгычы катнашты.
Алсу Сәмигуллина, Гакыйл Камалетдинов. Татарстан яңалыклары.