Буаның Сабантуй мәйданында көне буена зур бәйрәм тамашасы гөрләде. Шулай ук, районның игенчелек, терлекчелек алдынгыларын, ветераннарны хөрмәтләделә. Тулырак мәгълүмат Искәндәр Гыймалтдинов репортажында.
Татарстанда шикәр чөгендере белән дан тоткан төбәктә Сабан туе ел саен зурдан кубып үткәрелә. Бәйрәмнең батырлары билгеле — ул Буа аланына җыелган эшчән халкы. Алар — кыр батырлары, хезмәт алдынгылары. Быел эшн башкарган 100 артык кеше югары дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды.
Югары дәрәҗәле кунаклар, райондашлар милли хуҗалыклар, төрле күргәзмәләр, районда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышты. Иркен мәйданчыкларда милли кухня ризыклары белән өстәлләр әзерләнгән иде, анда һәркем теләсә нинди ризыкны авыз итәргә мөмкинлек бар иде.
Бәйрәмдәге Ходулида йөрүчеләр — һәрвакыт гадәти булмаган, күңелле һәм кызык күренеш. Шулай ук, актерлар кунакларны каршылады, алар белән күңел ачтылар, аралаштылар. Әлбәттә, Буа Сабантуе кунаклары белән рәхәтләнеп фотога төштеләр.
Шулай ук, һәркем төрле төстәге атта йөри алды, хәтта үзен чын дөя өстендәге чүлгә буйсындыручы итеп тоя да ала иде.
Сабантуй кысаларында иң кызыклы чараларның берсе милли көрәш ярышлары кала. Район Сабантуенда чираттагы җиңүен Россиянең спорт мастеры, Иске Тинчәле авылыннан Марат Миначев яулады.
Әйе, Сабантуй бер үк вакытта борынгы да, шул ук вакытта мәңге яшь тә бәйрәм. Киләчәктә безнең йолалар, тарих һәм тел замана буынына күчә һәм Буа районындагы Сабантуйга карап татар милләте юкка чыкмас дип ышаныч туа.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары