Авыл хуҗалыгында ел әйләнәсе табыш бирә торган тармак – терлекчелек. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ел дәвамында тотрыклы продукция һәм керем алу чыганагы.
Алдагы язмабыз Саба районының Җаваплылыгы чикләнгән “Туган як ” җәмгыятендә яңа кулланылышка тапшырылган комплексның эшчәнлеге турында.
Яңа терлекчелек комплексы тау өстендә урнашкан. Комплекска менә дигән килү юлы да эшләнгән. Бөтен тирә юньдә чисталык , матурлык. Яңа ферма 500 башка исәпләнгән.
Ферма мөдире Илгиз Галәвиев көн дәвамында биредә. Ул комплекска күчү хезмәт шартларын гына җиңеләйтеп калмаган, эш күрсәткечләрен дә сизелерлек яхшырткан. Иң элек көнлек савым күләме арткан.
Бүгенге көндә биредә 350 баш савым сыеры бар. Биредә эшләү өчен генә түгел , маллар өчен дә бик уңайлы шартлар тудырылган. Орлыкландыручы булып эшләүче Хөршид Абдуллаев хезмәтен бик зур җаваплылык тоеп башкара.
Комплекста сыерлар өч тапкыр савыла. Сыер савучы хатын-кызлар савым төгәлләнгәннән соң һәр җирне чистартып юып чыгаралар. Сыер савучы хезмәте җиңелләрдән түгел шулай да биредә хатын-кызлар сынатмыйлар. Авыр вакытларда бер-берсенә ярдәмгә киләләр.
“Туган як” җәмгыятендәге әлеге комплекс тиз арада сафка басып, инде файдалануга да тапшырылган. Хуҗалык җитәкчесе Фәргать Сәүбәнов иң элек башка хуҗалыклардагы терлекчелек комплекслары белән таныша, исәп-хисап ясый һәм төзелеш башланып китә.
Икътисади яктан комплексның отышлы булачагына да ышаныч зур. Аның беренче нәтиҗәләрен дә күрә башлаганнар инде.
Хуҗалыкта терлекчелек алга китсен өчен игенчелек тармагы белән дә ныклап шөгыльләнергә кирәк. Бу көннәрдә хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара.
Җаваплылыгы чикләнгән “Туган як” җәмгыяте алга карап хезмәтне алып бара. Фермаларда мул продукция җитештерелә, кырларда печән-игеннәр өлгереп килә.
Чулпан Әмири, Раилә Галәвина, Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.