Саба районында бер генә яшелчәнең дә кабак кебек тантана иткәне, дан җырланганы, күзләр камашырлык күргәзмәләр оештыра алганы юк. Быел кабак бәйрәме 17 нче тапкыр үткәрелде. Тирә-күрше районнардан да кабак үстерүчеләр катнашкан тамашадан Гөлшат Галиәкбәрова репортажы.
Быелгы кабак бәйрәмен беренче тапкыр Ямьле Саба Яр буе кабул итте. Бәйрәм турында көз, кояш, кабак дип өч сүз белән дә әйтеп булыр иде. Ләкин бәйрәм зурлауга бик тә лаек. Быел әлеге бәйрәмне “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе 17 нче тапкыр оештырды. Кабак бәйрәмендә әлеге яшелчәнең нинди генә төре , төсе , сорты юк. Кабактан ясалган эшләнмәләрдән күзләр камаша. Кабак бәлешен пешерүчеләрнең осталыгына шаккатырлык.
Иң элек мәйдан түренә бик зур кабак үстерүчеләр үтте. Комиссия һәр кабакны үлчәп , авырлыгын язып барды. Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылыннан килгән Михаил Григорьевич мин столяр , эшем җитәрлек дип тормаган , кабак үстергән , иң мөһиме күңел итеп бәйрәмгә алып килгән.
Арча районы Югары Мәтәскә авылында яшәүче Габделнур Заһидуллин бәйрәмгә 45 кило ярымлы кабагын алып килгән иде. Май башларында кабакны узе чәчкән , аннары бергәләп сулар сибеп , чүпләрен утап торганнар. Арча туфрагы да кабак өчен уңдырышлы булып чыккан.
Ул арада үлчәү янына мәдәният хезмәткәре Рәхимҗан Галимҗановның килүе күренде. Һәрвакыттагыча , шат күңелле. Андагы шатлык исә иң зур кабак үстерүченекеннән бер дә ким түгел.
Сәхнә янындагы үлчәү кырыена иң зур кабакларның килүе үзе бер тамаша булды. Байлар Сабасында яшәүче Искәндәр Сәйфетдинов үз хуҗалыгында үскән иң зур кабакларны машинасына прицепка төяп алып килде. Һич арттырусыз, кабакларны кызыксынып күзәтүчеләр җитәрлек булган кебек, Искәндәргә кабакларны бушатырга ярдәм итүчеләр дә шактый иде. Кабакны үстерүдә Искәндәрнең тормыш иптәше Гөлшатның да роле зур булган.
Ямьле Саба Яр буе ул көнне иң матур төсләр белән балкып торды. Ни дисәк тә , төсләргә иң бай ел фасылы — көз. Бәйрәмдә катнашучылар әзерләгән кургәзмәләрдә дә көзнең бар матурлыгы , муллыгы чагылды. Сабаның сәләтле балалар мәктәбе күргәзмәсе көз атмосферасы белән бергә 2020 ел рухын да чагылдырырлык итеп әзерләнгән иде.
“Бәләкәч” балалар бакчасы коллективы әзерләгән аш-сулар төрлелеге белән җәлеп итсә , кабактан эшләнгән эшләнмәләрдән дә күзләр камашырлык иде. Фотозона да , балалар өчен уен мәйданчыгы да , аниматорлары да шунда ук иде.
Башка балалар бакчалары да бик тырышканнар : бар фантазияләрен , осталыкларын эшкә җиккәннәр иде.
Бәйрәмдә шулай ук социаль учреждениеләр , мәсәлән , Корсабаш коррекцион мәктәбе , Югары Утар балалар йорты интернаты да катнашты. Бәйрәмне тамаша кылучылар фикерен Байлар Сабасында яшәүче Нәкыя апа Мусина бик матур итеп әйтеп бирде.
Ямьле Саба Яр буенда кем генә килсә дә , урын җитәрлек иде. Балалар батутларда сикереп кинәнде. Шәхси эшмәкәр Рифкатҗ Шәфыйков мич коймагы белән сыйлады. “Хәят” клубы кулдан эшләнгән күз явын алырлык эшләнмәләр тәкъдим итте. Бәйрәмне тамаша кылып йөреп арып киткәннәр эскәмиялэргә утырып концерт карады.
Комиссия иң элек мәдәният аланына тукталды. Биредә татар авылындагы бәйрәм атмосферасын тудыру өчен ни генә эшләнмәгән. Авыл мунчасы да бар , гармунчылар татар көйләрен яңгырата, кул тегермәне эшләп тора , осталар ипи пешерергә әзерләнә , тагын да осталар мастер класслар үткәрә. Иң тәмле бәлеш номинациясендә катнашучылар ел саен тәмле бәлешләрен пешереп алып киләләр. Кызыл Мишә авылыннан Рәсимә ханым Әхмәтова , Түбән Симеттән Гамилә апа Гәрәева шундыйлардан. Бәйрәм соңында һәр номинация буенча җиңүчеләр бүләкләнде.