Илдә һәм республикада милли проектларны тормышка ашыру буенча эш уңышлы дәвам итә, алар туктап тормый, график буенча алып барыла. САба районында ике авылны тоташтыручы күпер төзелә. Язлыкта башланган төзелеш эшләре бүгенге көндә ни дәрәҗәдә башкарылган? Бу турыда адагы язмада.
Саба районының Аккүл-Бигәнәй белән Казанчы Бигәнәй авылларын тоташтыручы күпергә Россия милли проекты программасы кысаларында капиталь ремонт үткәрелә. Әлеге эш апрель башында старт ала. Хәзерге вакытта күперне тотып торучы иң төп терәкләргә ремонт ясалды. Яктырткычлар ремонтланып, аларның резиналары алыштырылды. Күпернең асты һәм өске өлешләре бер үк вакытта ремонтланып килә. Хәрәкәтне туктатмас өчен, күперне икегә бүлеп, аның башта яртысын, аннары икенче өлешен ремонтлый төзүчеләр.
Төзүчеләр сынатмый, бу бригада күптән эшли инде. УНЫышар ел күпер төзеп йөрүчеләр бар. Араларында Кукмара, Арча, Әтнә, Саба егетләре. Алар көн сан өйләренә кайтып китеп йөри, ашау-эчүне дә үзләре белән йөртәләр. Үз эшләрен яратып башкара алар.
Россия милли проекты кысаларында күперләр төзекләндерү программасы буенча Саба районында бу беренче купер. Юллар һәм күпер төзүгә каралган акча бары шушы максатларга гына сарыф ителергә тиеш. Эштә проблемалар юк. Бары күперне тулысынча ябып куеп эшли алмау эшне озаккарак суза.
Ә бу күпернең мөһимлеге бәхәссез. Ул Саба ягыннан йөрүче бөтен техниканы М7 трассассына илтә. Юллар тормышта кан тамыры ролен үтәсә, ә күперләр аның йөрәге.
Күперләрне төзеп бетергәннән соң аның ике ягындагы 24 мет араны асфальт белән түшәү дә аларга йөкләнгән.
Әлфия Мөбарәкова, Рөстәм Хәлилов. Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары өчен Саба районыннан.