Август ае игенчеләребез өчен аеруча җаваплы вакыт. Барлык районнарда да урып-җыю компаниясен уңышлы үткәрү бурычы тора. Республикада бөртеклеләр 212 мең гектарда суктырылган, 676 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Саба районы кырларыннан икмәкнең әле чиреге генә җыеп алынды. Бу көннәрдә төп көч язгы культураларга юнәлдерелгән. Бер үк вакытта печән, салам әзерләү дәвам итә.
Саба районы
Күктәге болытлар игенченең эш графигын көйли. Һава торышы уңай торганда бөртекләрне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Комбайннар суга, Камазлар ташый, җир эшкәртүче тракторлар да алгы сызыкта.
Кышны иркен чыгар өчен 30 мең центнер икмәк кирәк. Хуҗалык, әлбәттә, бу саннарны күпкә арттырып уңыш җыеп ала. Узган елгы 48 мең центнер азык запасы бүгенгә кадәр дә шактый сакланган әле.
Соңгы көннәрнең яңгырлары туфракка яхшы үткән, бөртеклеләрнең дымлылыгы да шуңа күрә шактый югары. Әмма кояш чыкканын көтәр чак түгел, өстән явып тормаганда көннәрне бушка уздырып булмый,- диләр. Терлек азыгы әзерләү компаниясендә катнашучы һәр хезмәткәр дә алыштыргысыз. Илһам Әхмәтханов 7нче сыйныфта укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый.
Бу ашлык киптерү комплексы әлегә Татарстан республикасында бердән бер. Аны Барнаулда җитештерәләр. Зөфәр Мехәмәтшин бу комбинацияне россия күргәзмәсендә күреп кайтканнан соң үзендә булдыру уе белән яши башлый. Уйда булган менә шулай чынга да аша. Хуҗалыкка аны кую 60 млн га төшә. Барысы да үз керемнәре хисабына башкарыла.
Биредә барысы да автоматлаштырылган. Шуңа игътибарны бер дә югалтырга ярамый, эш барышы экраннарда чагылып бара. Саннар тәңгәллеген сакларга кирәк.
Әлеге корылманың сәгатенә 50 тонна икмәк киптерү мөмкинлеге бар. Мондый егәрлеге белән ул кыр эшләренә һич кенә дә тоткарлык тудырмый. Һәр кайткан йөк турыдан-туры бирегә бушатылып, тиз вакыт аралыгында 13процент дымлылыкка кадәр киптерелеп складларга салына.
Алия Галиуллина, Райлә Галәвина Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.