Татарстанда фермерчылар сөтне сатып алу бәяләренең түбән булуына зарлана. Ваклап сату бәясе югары, әмма сатып алучылар, эре агрохолдинглар – ак алтынны башка бәяләрдән ала. Ни өчен сөтчелек белән шөгыльләнүдә керем чыгымны капламый? Әлеге сорауның җавабын хәбәрчеләребез җиткерер.
Бу хуҗалыкта һәр сыер көнгә 6 тапкыр савыла. Махсус җайланма сыерның савырга әзер булуын үзе ачыклый. Төгәл вакыты юк , әмма нәтиҗәсе әйбәт – тәүлеккә 3 тоннага кадәр сөт алырга мөмкинлек бирә. Сыелар токымлы, шуңа сөтләре дә куе.
Бөтен процесс автоматлаштырылган. Әмма күздән ычкындырырга ярамый. Сак булу кирәк. Югыйсә, киресенчә өстәмә чыгым булырга мөмкин. Өственә, Сатып алу бәясе дә бик түбән.
Биредә сөтнең литрын 32 сумнан сатып алалар-бу әле норма булып санала. Татарстанның кайбер районнарында, әйтик, Чүпрәледә 22 сумнан да азрак. Фермерлар мондый математика белән канәгать түгел.
Бәяләр кую мәсьәләсе һәрвакыт актуаль иде, әмма хәзер вәзгыять, кайбер хуҗалыкларда җитди кискенләште. Фермерлар өчен сөт җитештерү табышлы түгел, аның каравы ул киштәләрдә кыйммәт. Без кулланучылар бәяләренең динамикасын анализладык. Әгәр бер ел элек өлешчә эшкәртелгән сөтне 48 сумга, ә тулысынча эшкәртелгән сөтне 73 сумга сатып алырга мөмкин булса-хәзер ул 62 һәм 86 сум. Кулланучыга бәя артты, ә фермерлар өчен юк
Фермерлар әйтүенчә әле мәсьәләне , базар турыдан-туры дәүләт контролендә булса гына хәл итеп була. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тикшерүне башлады. Кайбер районнарда проблема юк диярлек.
Татарстанның сөт базары – конкурентлыкка сәләтле. Өстәвенә, быел, сөт сату күләме артты. Республика планнан алда бара. Киләчәктә кече хуҗалыклар күрсәткече дә югары булырга тиеш.
.
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, сөт сату күләме илкүләмендә буенча арткан. Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда югары урында. Фермерлар бу табышта да чагылыр дип өметләнә. Барлык мәьәләләр кыш җиткәнче хәл ителергә тиеш.
Мөршидә Җиһан, Айнур Валиәхмәтов, Альберт Сафиуллин, Ленар Хабибуллин, Татарстаняңалыклары.