Республикада урып-җыю кампаниясенә старт бирелде. Авыр һава шартларында игенчеләр яхшы уңыш җыярга өметләрен югалтмый. Апас районы кырларында, җирле аграрийларның урып — җыюгә әзерлеген бәяләделәр.
Аларның эш көне бер-берсен рухландырудан-күңелләрен күтәрүдән башлана.«Апас-Мол» агрофирмасында шулай эшлиләр -предприятие җитәкчесе Марат Хәсәнов кырларны иртә таңнан ук үзе йөреп чыга.
Бөртеклеләрне җыю авыр шартларда бара. Башта корылык һәм гадәттән тыш хәл режимын игълан итү, ә бу көннәрдә инде бөртекле ашлыкны салырга комачаулаган явым-төшемнәр комбайннарның басуга чыгуын кыенлаштыра.
Агрофирманың дүрт бүлекчәсендә 52 мең гектар җир эшкәртелә. Бер комбайн 450 га. Бу зыянлы түгел — диләр механизаторлар.
Фирдүс Ибәтуллин белән бергә яшь егетләр — «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика конкурсының финалистлары да эшли. Алар да беренче тапкыр үтелгән гектарлар турында сөенеп сөйлиләр.
Җирле элеватор 50 мең тонна ашлык кабул итә ала. Саклагычларның яртысы узган ел уңышы белән тулган. Әлегә бәяләр юк. Хәзерге вакытта 6 меңгә якын кеше эшли. Киптерү, транспортёр һәм складлар барлык технологияләрне төгәл үтәп эшли. Шул исәптән янгын куркынычсызлыгы да.
Ашлык кабул итү пунктының лабораториясе классик схема буенча эшли. Бөртеклеләрнең пробаларын сайлап алу, дымлылыкны, клейковина һәм классны билгеләү. Алга таба — билгеле бер амбаларга салу һәм тиешле температураларда саклау.
Ә Апас кырларында ул арада урак кына түгел, киләсе ел уңышына кырларны әзерләү дә бара.Апас районында бөртеклеләрдән тыш кукуруз, шикәр чөгендере, рапс һәм азык өчен техник культуралар җыярга кирәк. Бүген барысы да бар — техника, квалификацияле кадрлар һәм эшләү теләге. Бары тик уңай һава торышы гына җитми. Ләкин бу аграрийларны да көн саен үз максатларына таба бару өчен туктатмый.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Артём Гоголев, Татарстан яңалыклары, Апас районы