Быел кар бик аз яву сәбәпле, республика хуҗалыкларында уҗым культураларын югалту куркынычы яный. Киләчәк уңышка нинди зыян килергә мөмкин? Белгеч фикерләрен хәбәрчебез тыңлап кайтты.
Басуларның күпчелек өлешендә кар булмау борчу тудыра. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы тикшеренү үзәге белгечләре көн саен чәчүлекләрнең сакланышын күзәтә. Республикага кинәт көчле салкыннар килсә, бу үсемлекләрнең юкка чыгу ихтималы арта.
Уҗымнар өчен бу бөтенләй үк куркыныч түгел. Үсемлекләр инде кар катламы астында булганлыктан, вегетацияне туктатты, хәзер алар тынгылык хәлендә. Әмма температура 15 -17 градустан түбән төшсә, кар яумаса, уҗымнар, әлбәттә, зыян күрә. Бу бигрәк тә көзге бодайга кагыла.
Мондый температура үзгәрешләре уҗымнарның юкка чыгуына китерергә мөмкин. Артык югары температурада тамырлар черергә мөмкин. Көчле суык та начар. Шулай да көзге һава торышын исәпкә алып, галимнәр ышанычны югалтмый. Туфрактагы дым запасы үсемлекләрне коткарып кала ала.
Көз озакка сузылды, җылы булды, шуңа күрә күзәтүләр буенча да уҗымнарның 94 проценты яхшы, канәгатьләнерлек хәлдә.
Синоптиклар декабрьнең икенче декадасында бик күп кар явар дип вәгъдә итә, әгәр кар катламы салкыннарга кадәр урнашса, уҗымнар әйбәт кышларга тиеш.
Камилә Сәетова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.