Республиканың кайбер төбәкләрендә игеннәрне урып-җыю тәмамланып килә. Һәр гектардан уртача 16 центнер уңыш чыга. Зәй, Балтач. Тукай, Тәтеш районнарында ул 20-22 центнер чамасы. Корылык шартларында игенчеләр сынатмый, үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен барысын да эшлиләр. Кырлардан репортаж.
Һава шартлары мул уңышка өметләнергә мөмкинлек бирмәде. Чәчүне агроталәпләргә туры китереп, вакытында башкарып чыксалар да, июнь-июль айларында корылык булу сәбәпле, игеннәр тиешенчә башак җыя алмады. Ярый әле соңгы яңгырлар малларга җитәрлек күләмдә азык әзерләүгә өмет калдыра.
Мондый һава шартларында урып-җыю темплары да мөһим. Комбайннар кырга сәгатенә 3 километр тизлектә йөри. Игеннәрне төнгә кадәр уралар. «Николашкино» хуҗалыгы районның икенче читендә. Агроталәпләр үтәлсә дә, яңгырлар яумау сәбәпле, көтелгән уңыш үстерелмәгән. Бер Шуңа күрә бер генә башакны да җирдә калдырмаска тырышалар.
Июньдәге корылык Мөслим районы игенчеләрен дә нык борчуга этәрде. Әйдәп баручы «Исламов» фермер хуҗалыгы быел чираттагы рекордлары белән мактана алмый. Биредә җирне эшкәрткәннән соң, саламны басуларда таратып калдыру алымын кулланалар. Корылык шартларында ул игеннәрне юрган сыман каплап, җирдә дым сакларга булыша. Моның уңай нәтиҗәсе сабан бодае басуында яхшы күренә. Гектардан 26 шар центнер бөртек җыеп алганнар.
Республиканың Идел арьягындагы Чүпрәле районында да урак тәмамланып килә. Равил Бикчуров җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгында өч мең ярым гектарда бөртек суктырасы бар. Уртача уңыш узган ел белән чагыштырганда өч тапкыр кимрәк булса да, сыйфаты яхшы, 3 класска туры килә.
Урак кызу темплар белән бара. Комбайн бункерлары бөртек белән тулуга, ындырга ташу өчен машиналар килеп җитә.
Фермер хуҗалыгы көкүмәт ярдәменә таяна. Зур Чынлыда зур планнар белән яшиләр. Тиздән авыл янында тамчы белән сугарулы алмагач бакчасы булачак. Кура җиләге белән карлыган үстерергә дә җыеналар. 300 гектарда 3 сугару агрегатын көйләгәннәр. Чишмә сулары буада җыела. Корылык шартларында сугару системасының эше аеруча кирәк.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Баулы, Мөслим һәм Чүпрәле районнары.