Республиканың күпчелек районнарында бөртеклеләр уңышын урып-җыюга керештеләр. 1 миллион 800 мең гектар мәйданда уңыш җыеп аласы бар. Һәр гектардан уртача 40 центнер ашлык чыга. Татарстанның көнчыгышында Мөслим игенчеләре лидерлар арасында. Күрше төбәкләрдә дә ашлык төялгән беренче олаулар җирле элеваторларга килә башлады. Урак барышы турында безнең репортаж.
Илгиз Исламов үзе җитәкләгән фермер хуҗалыгы басуларында эшнең барышын урыннан гына торып та күзәтә ала. Спутник аша зур экранда һәр комбайнның яки йөк машинасының кайда торуы, машиналарның нинди тизлек белән хәрәкәт итүе, ягулыкның чыгымы күренә.
Басуларга чыкмыйча да булмый. Игеннәрне суктырырга керешкәнче, бөртекнең дымлылыгын билгеләргә кирәк.
Уракта 13 экипаж эшли. Яшьләргә тәҗрибәле механизаторлар булыша. Рифгать Мөхәммәтов өчен бу инде 45 нче урак. Без аның турында моңа кадәр дә сюжетлар күрсәттек. Хәзер комбайнчы көнгә мең центнердан артык суктыра. Быелгы уракны 30 ел элеккеләре чагыштырганда, заманча шартлар һәм техника бөтенләй башка мөмкинлекләр ача, ди.
Бу сезонда «Исламов» крестьян-фермер хуҗалыгында 12 мең гектар мәйданда уңышны җыеп аласы бар. Биредә инде күп еллар саламны җыймыйлар. Коры шартларда да, яңгырлар яуганда да ул игенчеләргә уңайлы. Кырдагысы түгел –амбардагысы ашлык диләр бит. Бөртекне түкми-чәчми җыеп аласы бар.
Азнакай районында ашлык төялгән беренче олауларны элеваторга зурлап озату күп еллык традиция. Ашлык төялгән машиналарны быел да шәһәр үзәгендә каршы алдылар.
Бу тармакның барлык хезмәткәрләре өчен дә бәйрәм. Иң яхшыларына рәхмәт белдерделәр һәм бүләкләделәр. Җыелган халыкны чәк-чәк һәм яңа уңыштан пешерелгән ипи белән сыйладылар.
Бәйрәмдә ветераннарны да хөрмәтләделәр. Алар тәҗрибәсеннән башка яхшы уңышка ирешеп булмый. Азнакай хуҗалыкларында бер гектардан 45 шәр центнер бөртек җыялар. Үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп өлгерү өчен бөтен көчне бергә туплаганнар.
Һава торышы әлегә урып-җыю темпларын арттырырга мөмкинлек бирә. Барлык урыннарда уракка керешкәч, һава шартлары уңай булган очракта, комбайннар көн саен 58 мең гектарда ашлык суктырып җыя ала. Мондый темплар булганда, төп урып-җыюны бер айдан аз гына артык вакытта тәмамлап булачак.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, — Татарстан яңалыклары, Мөслим һәм Азнакай районнары.