Бу көннәрдә Буа районының Авангард агрофирмасында язгы бодай чәчәләр. Быел чәчүне елдагыдан иртәрәк — апрель башында ук башлаганнар иде. Бүген кырларның утыз процентында орлыклар җир куенына салынган. Эшнең барышы белән Буадагы хәбәрчебез Камилә Мусина да танышты.
Илназ Сабиров быел беренче тапкыр чәчүдә. Агрофирмага 2015нче елдан килгән иде, ул чакта беларусь тракторында йөрде. Быел автоматлаштырылган чәчү комплексын иярли. Алмашчысы белән иртәнге биштән кырга чыгалар, кояш баткач кына өйгә кайталар.
Агрофирмада 1800 гектарда бөртекле культураларны чәчү эшләре башкарылган. Арпа, бодай, борчак чәчәләр. Алар белән беррәттән катнаш азык үләннәре кырларына да чыкканнар. Бүген-иртәгә шикәр чөгендеренә дә тотынабыз, диләр.
Агрофирмада, барлык культураларны да кертеп, 9800 гектарда чәчү эшләре планлаштырылган.
Камилә Мусина, Илнур Кадыйров, Татарстан хәбәрләре.