Республика игенчеләре икенче миллион тонна ашлык җыеп алу өчен кырларда киеренке эшли. Корылык булу сәбәпле, быел уңыш түбән – гектардан уртача 16 центнер чамасы. Бу,әлбәттә, көтелгәннән күпкә азрак. Ә техниканы яңартуга, ягулык-майлау материаллары, ашламалар сатып алуга шактый чыгымнар тотылды. Яшь комбайнчыларның традицион «Хезмәт кешесенә дан » конкурсы да дәвам итә. «Татарстан» дәүләт телерадио компаниясе быел конкурсны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Казан аграр университеты белән бергә 13 нче тапкыр уздыра. Уракның барышы турында ерак Ютазы районы кырларыннан репортаж.
Тәҗрибәле игенче, «АгроМир» хуҗалыгы җитәкчесе Сирин Галиев чын күңеленнән яңгырларның мул булып явуын тели. Ә агрофирма һәрвакыт алдынгылар рәтендә.
Инде 84нче елда ук Сирин Галиев «Коммунизмга» колхозын җитәкли, озак еллар сөт, ит җитештерү, бөртеклеләр уңышы буенча югары күрсәткечләргә ирешә.
Еллар төрлечә килсә дә, быелгы кебек үк борчылырлык түгел иде. Җирдә уч сыярлык ярыклар хасил булган.
Бөтенләй икмәксез калмадылар, анысы. Алдынгы технологияләрне кулланалар, игенчеләр дә сыналган, тәҗрибәле белегечләр. Уракта күп сөйләшеп торырга да вакытлары юк, төшке аш вакытында гына очрашып алдык.
Бу кырда бөртекне турыдан суктырсалар, янәшәдәге басуда сайлап алып техника белән уралар.
Хуҗалыкта 7 мең гектарда ашлыкны җыеп аласы бар. Бөртек ындыр табагына кайтарыла. Сәгатенә 30 тонна бөртек киптереп, саклауга куялар. Амбарларда 12 мең тонна бөртек саклау мөмкинлеге бар. Яңа үлчәү урнаштырганнар. Менә бу йөк машинасы ындыр табагына 18 тонна ярым ашлык кайтарган.
Басуларда рапс, кукуруза, соя, карабодай, күпьеллык үләннәр дә чәчелгән. Бөртек фуражы белән бергә, барысы да зур терлекчелек комплексына сыерларга азыкка китә. Өч меңгә якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 800е — савым сыерлары. Җитештерү процессы роботлаштырылган. Чит илдә җитештерелгән азык тарату җиһазын яратып татарчалаштырып «Ләйлә» дип атаганнар. Ул билгеле траекториядән сыерларга азык өләшә.
Хуҗалыкта кышка азык туплыйлар, көзге чәчүгә дә әзерләнәләр. Киләсе елгы уңышка хәзердән үк нигез салалар.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Ютазы районы.